Министерство культуры Республики Башкортостан
x

ГБУКиИ РБ Сибайский госбашдрамтеатр им.А.Мубарякова

Онлайн-трансляции наших спектаклей на канале YouTube

Рольләрнең зуры-бәләкәе юк…

Итбаев, Атайсал

“Кызыл таң” кунагы // Зөһрә Исламова // 14.02.2020 12:05:00“Рольләрнең зуры-бәләкәе юк…”

“Рольләрнең зуры-бәләкәе юк…”
Башкортстанның атказанган артисты Марс Итбаев ни өчен Сибайны ярата?
Тамара Ганиеваның “Тамарис”ында — Данил, Рәлиф Кинҗәбаевның “Эх, Байтимер дус”ында — Маннур, Таңчулпан Гарипо­ваның “Китмәгез, торналар!”ында — Ислам, Лира Яхшыбаеваның “Әүлия”сендә — төрмә начальнигы, Мольерның “Дон-Жуан”ында — Дон Карлос, Ишмулла Дилмөхәммә­тов-ның “Тере туфрак”ында — Каһербәй, Наил Гаетбай­ның “Хәзинә”сендә — Шәрифулла һәм әллә күпме онытылгысыз һәм бер-берсен кабатламас башка чагу образлар тудырган Башкортстанның атказанган артисты Марс Итбаев барлык иҗади гомерен Арслан Мөбәрәков исе­мендәге Сибай дәүләт башкорт драма театрына багышлый. Артистның хезмәт кенәгәсендә дә бер генә язу. Күптән түгел Марс Салават улы алтын юбилеен билгеләде.
— Сүзебезне балачактан башлыйк әле. Артист улы бә­ләкәйдән сәнгатьне яраттымы?
— Зианчура районы­ның Бикбау авылында туып-үскән­мен. Миңа өч яшьләр булганда гаилә­без Уфага күченгән. Шулай итеп башкала малае булып киттем, әмма авыл рухлы шәһәр егете булып калдым. Уфаның 20нче башкорт мәк­тәбендә белем алдым. Шигырь ятларга яратмый идем, эчтәлеген аңламасам, аны ятлау шулкадәр кыен иде. Бу вакытта әтием ярдәмгә килде: ул тәүдә әсәрнең нәрсә турында баруын, ничек ятларга кирәк икән­леген аңлатса, ни гаҗәптер, шунда ук шигырь юллары хәтердә кала иде. Хәзер дә шулай, башта шигырьнең мәгънәсенә төшенеп алам, аннары гына сүзләрен ятлыйм.
Сәнгатьне ярату мәсьә­лә­сенә килгәндә, әтиемнең артист һәм күренекле режиссер булуы, гаи-лә­безнең сәнгать кешеләре бе-лән еш аралашуы да бу өлкәгә карата кызыксыну уяткандыр. Бездә һәрчак мәдәни мохит хакимлек итте: Мәүлетбай Гайнетдинов, Нәзифә Кадыйрова һәм башка күренекле артистлар бе­лән аралашу — бала һәм үс­мер чагымнан иң матур хатирәләр­нең берсе. Мәктәп елларында концертларда еш катнаштым, шигырь сөйләдем, хорда җырла-дым, биедем. Шулай ук курай түгәрәгенә йөрдем, спорт секция­ләрен да калдырмадым.
— Алай булгач, бәләкәй­дән артист булырга хыяллангансыздыр?
— Андый хыял булдымы икән? Юктыр ул. Хәтта сигезенче сыйныфтан соң автотранспорт техникумына автослесарь һөнә-ренә укырга да кердем, тик, әти-әнием риза булмагач, урта мәк-тәпкә кире бардым.
Мәктәп тәмамлагач, тоттым да документларымны Уфа сән­гать институтының театр бүле­генә тапшырдым. Әтием гаст-роль­дә иде, аңа әйтмәдем, киңәшләшмәдем дә. Укырга керү шартлары буенча булачак артистлар өчен иҗади имтихан бар: хисләнеп Рәми Гариповның шигырен укып ишеттердем, дуэт башкарган булдык. Соңыннан исемлектә үземнең исем-фамилияне күр­гәч тә бераз ышанмый­ча торганым бүгенгедәй хәте-ремдә. Әтиемне гастрольдән кай­­туга студент булып каршы алдым.
“Артист һөнәре җиңел тү­гел, улым. Сайлагансың икән, гоме­рең буе сәхнәгә хыянәт итмәслек булсын”, — дигән киңәше һәрчак күңелемдә йөри. Аллаһка шөкер, 1991 елда сәнгать институтын тәмамлап, Сибай театрына эшкә килгән идем. Һөнәремә, тамашачыларыма, театрыма, сәнга-темә бервакытта да хыянәт иткә­нем булмады.
— Студент вакытларда “режиссер һәм артист улы”, “әтиең­нең исеменә ышыкланып укып йөрисеңдер” дигән кинаяләр булмадымы?
— Булгандыр инде, әмма мин нәкъ шундый сүз әйтмә­сеннәр өчен тырышып һәм чәмләнеп белем алдым. Барлык нәрсәне үземнең көчем һәм үҗәтлегем белән булдырырга тырыштым һәм шуңа ирештем дә. Чынлап та, әтием­нең танышлыгы аркасында гына да Уфаның теләсә нинди театрына эшкә бара ала идем, тик миңа андый җиңел юл кирәкмәде. Үземне сынаумы, әллә башкаларга дәлилләү те­ләге көчле булдымы икән, бәлки, “әтиең аркасында” дигән сүзне әйтүчеләргә “барысын да үзем булдыра алам” дигәнне күрсә­тергә теләдемме, тоттым да Сибайга эшкә килдем. Бу адымыма бервакытта да үкенгәнем булмады.
Студент чак гомеремнең иң матур еллары булып хәтердә калды. Курсның художество җи­тәкчесе Рифкать Исрафилов минем өчен ниндидер буй җитмәс­лек кеше булып күренде. Куйган максатына ирешмичә туктамый. Хәтта безнең өчен икенче әти булды. Шундый хәстәрлекле, олы йөрәкле, һәрберебез өчен ярдәм итәргә әзер торучы кеше иде. Аңа зур рәхмәтлемен. Ә инде кү­ренекле артистлар, безнең укытучыларыбыз Гөл­ли Мөбәрә­кова, Суфия Корбангалиева кебек бөек шәхесләрдән сабак алу үзе ни тора!
Бергә укыган сабакташларымнан да бик уңдым, әле булса аралашып, бер-беребезнең иҗа­тын күзәтеп, үз бәябезне, фикеребезне әйтеп торабыз.
— Сибай сәхнәсенә тәүге аяк баскан елларыгыз хәтере­гездәме?
— Әлбәттә, шаулы һәм зур Уфа шәһәреннән соң Сибай, ничектер, артык тыныч һәм бәлә­кәй булып күренде. Ул 1991 елның 17 авгус­ты, илдә “путч” барган көн иде. Сибай театрына без курсташым Юнир Гайнуллин белән килдек, шул көннән алып, 29 ел бергә иҗат итәбез. Сибай театрының халыкчан һәм “тәгәр­мәчле” икәнлеген аңлап һәм белеп килдек. Артистлар безне куанып та, шул ук вакытта бераз сагаеп та каршы алды. Артист Салават Итбаев­ның улы буларак, бераз шик­ләнеп, сынап кабул итүчеләр дә булды. Ике­безнең дә яшь, матур, дәрт­ле чак. Юнир — өздереп гармунда уйный, бии, мин җыр­лыйм, ши­гырьләр сөй­ләргә остамын, төс-кыяфәт­лә­ребез берьюлы унлаган кызны гашыйк иттерерлек! Шаярт­­мыйм да, арттырмыйм да, бер сүз бе-лән әйткәндә, артист­лар җылы кабул итте: тәҗрибәле коллегаларым үз киңәшләрен бирде, режиссерлар яңа образлар өстендә эшләү мөмкин­леге тудырды. Үзем дә тырыш, чәмле булдым: һәр ролем өстендә тирән уйланып, җитди эшлә­дем.
— Марс Салаватович, Сез уйнаган рольләрегезне ошаган-ошамаган, зур-бәләкәй, уңай һәм кире образларга бү­ләсезме?
— Бервакытта да рольләр­не зур һәм бәләкәйгә бүлгәнем юк. Һәр образны артист тамашачыга күңеле аша үткәреп, аның киче­решләре белән яшәп, бала тудырган кебек чыгара. Шуңа күрә һәр образым миңа кадерле, якын. Сәхнәдә мин эчкече һәм кеше­ләр­гә начарлык эшләүче Исламны (“Китмәгез, торналар!”) уйныйммы, я булмаса тәкәббер һәм бай Каһербәйне (“Тере туфрак”) сәхнәләштерәмме, дөнья классигы Мольерның Дон Карлосын (“Дон-Жуан”) тамашачыга җиткерәмме — барысына да минем көчем, хисем салынган, тәҗрибәм һәм сәләтем өс­тәлгән, тырышлыгымның җимеше, хыя­лымның бер кечкенә өлеше дисәк тә була.
— Хыял дигәннән, хыялланып та әле уйналмаган образлар бармы?..
— Әлбәттә. Актер үзе теләп роль сайлый алмый. Яшьрәк чакта чит илнең классик әсәр­лә­рендә уйнарга теләгән образларга әле яшьрәкмен, тәҗрибә чамалы дип уйланылса, хәзер үземне барьяклап өлгергән артист дип әйтә алам. Дөнья классик драматур­гия­сеннән “Дон-Жуан”ны уйнау һәр артистның иң зур хыялыдыр ул.
— Белүебезчә Сез, театрдан тыш, кинофильмнарда да уйнагансыз бит әле?
— 2010 елда Санкт-Петер­бург шәһәренең “Панорама” студиясе Баймак районында “Минем кадерле кешем” (“Дорогой мой человек”) сериа­лының кайбер эпизодларын төшерде. Аның нигезен­дә Юрий Герман әсәрен­нән алынган, Бөек Ватан сугышы алдыннан монгол авылына килеп эләккән хәрби табибның язмышы ята. Шунда миңа бик үзенчәлекле бер роль башкарырга туры килде. Ул нибары биш минутлык кына эпизод булды. Кино сәнгатенә дә бәләкәй генә булса да үз өле­шемне кертә алуым белән бәхет­лемен.
— Соңгы елларда “Йөрәк сүзе” конкурсында төрле театрлардан артистлар бик күп катнаша. Шушы бәйгедә сүз кадерен белүче, аны үз тамашачысына алып барып җитке-рүче артистның катнашмавы күпләрдә зур сорау тудырмый калдырмыйдыр. Теләгегез юкмы, әллә башка сәбәпләр бармы?
— Теләк булса, дәрман юк, дәрт булса, вакыт юк дигән кебек килеп чыга. Әлбәттә, “Йөрәк сүзе”ндә катнашу телә­ге көчле. Белүегезчә, безнең театр гаст­роль­ләргә еш йөри, тормышыбыз күбесенчә “тәгәрмәч”тә үтә дисәк тә була. Бәйгедә катнашу өчен Уфага барып язылырга кирәк, инде юлга чыгам дисәң, гастроль­ләрнең графигы туры килә. Мәдәният министрлыгы сәнгать хезмәткәрләре арасында конкурс тезмәсен төзегән чакта барлык яклап та уйлап эш итсен иде дигән теләктә калам. Уфадан еракта яшәүчеләр өчен бер көндә генә ярышка яисә конкурска барып йөрү зур кыенлыклар тудыра. Кем белә, бәлки, киләчәктә “Йөрәк сүзе”ндә дә үземнең йөрәк сүземне ишеттерермен әле.
— Гомерегезнең алтын үре­нә баскан чакта, иҗат юлыгызны барлаганда, “ә бит сәхнә тормышыннан төшеп калуым да ихтимал иде” дип уйлаганыгыз булдымы?
— Яшермим, булды. Сәхнә тормышы тыштан гына матур һәм ялтыравыклы күренә, ә аның эчендә төрле хәлләргә очравың да мөмкин. Аллаһка шөкер, йөрәк­тәге чәм, иҗади комарлык, үз-үземә таләпчән һәм чәмле булуым барысын да җиңеп чыгарга ярдәм итте. Хәзер сәнгать минем яшәү рәвешем генә түгел, яшәү мәгънәсенә дә әверелде.
Акчасыз вакытта артистлар, сәнгать беркемгә дә кирәкмәгән 90нчы елларда бизнеска китмә­гәнемә, асылыма хыянәт итмә­гәнемә, сәнгатьне ташламаганыма сөенәм.
— Тормыш юлдашыгызны да Сибай театрында очраткансыз. Гәзит укучыларыбызны гаиләгез белән дә таныштырып үтсәгез иде.
— Чынлап та, үземнең гүзәл-ләр­дән гүзәл Гүзәлемне театрда очраттым һәм бер күрүдә гашыйк булдым. Ул костюмер иде, әле грим салучы булып эшли. Тәү­дәрәк гастроль­ләргә дә бергә йөрдек, Алмас исемле ул үстер-дек. Әйткәндәй, Алмас бәләкәй чакта спектакльләрдә дә уйнады. Хатынымның мине аң­лый белүе, һәрчак ярдәм итүе, уң кулым булуы куандыра. Һәрчак бергәбез, эштә дә, өйдә дә. Гүзәлемә икен-чегә гашыйк булган кеше мин. Улыбыз Башкорт дәүләт универ­ситетының Сибай институтын бик уңышлы тәмам­лады. Студент елларына кадәр һәрчак төрле тамашалар, концертларны ике телдә дә бик матур алып барды. Армия хезмә­тендә булды, бүген эшләп йөри. Безне киленле итеп тә шатландырды, киләчәктә оныклар сөяргә язсын, Аллаһ боерса.
— Сибайдан китү, я булмаса, башкаланы яулау кебек теләгегез булмадымы?
— Юк, мин Сибай шәһәрен шулкадәр яраттым. Шушындагы тамашачыларымны яратам, театрым икенче йортым кебек, коллегалар күптән туганнарыма, дусларыма әйләнде. Хатыным белән һәркөн Сибай театрына эшкә ашкынып киләбез, дәртләнеп кайтабыз. Шушындый зур бәхетне ташлап, кая китәргә? Юк, мин Сибайга хыянәт итмим.
— Башкортстанның атказанган артисты Марс Итбаев­ның алтын юбилее ничек үтәчәк?
— Юбилей ел дәвамын­да бара, диләр, шуңа күрә чак кына түзик. Әлбәттә, эшләгән елларыма ниндидер нәтиҗә ясау, иҗатымны байкау кирәк. Икен­чедән, тамашачыларым алдында сынау тоту вакыты да җиткәндер дигән уйдамын.
— Алтын юбилеегыз белән без дә котлыйбыз! Алдагы көннәрдә дә иҗади уңышлар юлдаш булсын!
Кәримә УСМАНОВА әңгәмәләште.
Сибай шәһәре.
(Фотолар артистның шәхси архивыннан алынды).

Автор: Зөһрә Исламова

Поделиться: